Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар, “Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” фотоконкурсы старт алды

Татарстанда "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" ("Наша республика: гордимся и любим") бөтенреспублика фотоконкурсына старт бирелде. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Конкурсны оештыручылар - "Команда 2013" һәм "Кадровый резерв" ТР проектлары катнашучылары - ассызыклаганча, акция уздыру идеясенә ТР Президенты һәм социаль челтәрләрдән актив файдаланучы Рөстәм Миңнеханов этәргән, ул instagramда...

Татарстанда "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" ("Наша республика: гордимся и любим") бөтенреспублика фотоконкурсына старт бирелде. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Конкурсны оештыручылар - "Команда 2013" һәм "Кадровый резерв" ТР проектлары катнашучылары - ассызыклаганча, акция уздыру идеясенә ТР Президенты һәм социаль челтәрләрдән актив файдаланучы Рөстәм Миңнеханов этәргән, ул instagramда үз аккаунтында #нашареспублика хэштегы белән фотосурәт урнаштырган. Конкурста катнашу шартлары гади - туган йорт, хезмәт, гаилә яки республика темасына фотосурәт төшерергә кирәк, шулай ук тема ирекле дә була ала. Иң мөһиме - фотоны социаль челтәрдә урнаштырырга һәм #нашареспублика хэштегын куярга кирәк. Соңыннан фотосурәтләрне һәм фотопостларның сылтамасын 10 нчы августка кадәр fototatarstan@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Жюри берничә критерий буенча материалларга бәя бирәчәк.Фотоконкурска 6-10 сентябрьдә нәтиҗә ясалачак. Оештыручылар сүзләренчә, җиңүчеләрне күңелле һәм көтелмәгән бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X