Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар, конкурс: юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләсеңме?

Мәктәп укучылары арасында үткәрелүче традицион конкурсның соңгы туры сорауларын тәкъдим итәбез. Беренче сорау. Буксирга алынган җиңел автомобильгә кеше утыртырга рөхсәт ителәме? 1. Рөхсәт ителә. 2. Автомобиль сыгылмалы яки каты таккыч белән буксирга алынган очракта гына рөхсәт ителә. 3. Рөхсәт ителми. Икенче сорау. Борылышта автомобильнең тизлеген арттырганда үзәктән куу көченең зурлыгы...

Мәктәп укучылары арасында үткәрелүче традицион конкурсның соңгы туры сорауларын тәкъдим итәбез.

Беренче сорау. Буксирга алынган җиңел автомобильгә кеше утыртырга рөхсәт ителәме?

1. Рөхсәт ителә.

2. Автомобиль сыгылмалы яки каты таккыч белән буксирга алынган очракта гына рөхсәт ителә.

3. Рөхсәт ителми.

Икенче сорау. Борылышта автомобильнең тизлеген арттырганда үзәктән куу көченең зурлыгы ничек үзгәрә?

1. Үзгәрми.

2. Тизлеккә пропорциональ рәвештә арта.

3. Тизлеккә пропорциональ рәвештә кими.

Өченче сорау. Җиңел автомобильнең арткы пыяласына штор яки жалюзи куярга рөхсәт ителәме?

1. Ителә, әмма автомобильнең ике ягында да арткы күренешнең тышкы көзгеләре куелган очракта гына.

2. Рөхсәт ителми.

Дүртенче сорау. Каршыга килүче транспорт чарасына ничә метр кала ерак ут якын утка күчелергә тиеш?

1. 150 метрдан ким булмаган ара калгач.

2. 300 метрдан ким булмаган ара калгач.

3. Йөртүче ихтыяры буенча.

Бишенче сорау. Йөртүче кайсы траектория буенча кирегә борылып китәргә тиеш?

1. Бары тик А.

2. Бары тик Б.

Алтынчы сорау. Автомобильнең тизлеге арта барганда йөртүченең күрү кыры:

1. Киңәя.

2. Тарая.

3. Үзгәрешсез кала.

Җиденче сорау. "Чикләнгән күренүчәнлек" термины нәрсә аңлата?

1. Урынның рельефына, геометрик параметрларына бәйле рәвештә һәм төзелеш корылмалары, башка объектлар каплап тору сәбәпле юлның күренүчәнлеге чикләнү.

2. Томан төшү, яңгыр, кар яву, караңгы төшү сәбәпле юлның күренеп торган өлеше 300 метрдан да кимрәк булу.

3. Төнлә юлның күренеп торган өлеше 150 метрдан да кимрәк булу.

Сигезенче сорау. Йөртүчегә машинасын рәсемдә күрсәтелгән урында туктатып калдырырга рөхсәт ителәме?

1. Әйе.

2. Юк.

Тугызынчы сорау. Автомобиль йөртүче кулын күтәреп нишләргә җыенуы турында сигнал бирергә тели?

1. Уңга борылырга җыенуы турында.

2. Хәрәкәтне туры юнәлештә дәвам итәргә теләве турында.

3. Тизлекне киметеп һәм туктап, сулдан килүче мотоциклчыны үткәреп җибәрергә теләве турында.

Унынчы сорау. Елның җылы вакытында кан туктатучы жгутны ничә сәгатькә кадәр салып тотарга була?

1. Ярты сәгатьтән дә артмаска тиеш.

2. Бер сәгатьтән артмаска тиеш.

3. Вакыты чикләнмәгән.

Җавапларны ЮХИДИнең район бүлек­чәсенә (адресы: Байлар Сабасы, З.Йосыпов урамы, 9а йорт) җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев