Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар: "Саф караш"лы конкурс

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы яшьләр өчен "Саф караш" III ачык социаль-экологик реклама конкурсы игълан итте. Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне сак­лау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге яки бу проблемага үз карашын күрсәтү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә. Эшләрдә атмосфера һавасын, су һәм җир байлыкларын саклау, җитештерү һәм куллану...

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы яшьләр өчен "Саф караш" III ачык социаль-экологик реклама конкурсы игълан итте. Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне сак­лау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге яки бу проблемага үз карашын күрсәтү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә. Эшләрдә атмосфера һавасын, су һәм җир байлыкларын саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү, яшь буынга экологик тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге көнүзәк экологик проблемаларны чишүнең юлларын, вариантларын, идеяләрен, алымнарын чагылдырырга кирәк. Конкурста 35 яшькә кадәрге кешеләр (аерым авторлар һәм коллективлар) катнаша ала. Номинацияләр: 1. Социаль плакат; 2. Социаль видеоролик. 3. Кыска метражлы фильм. 4. Фотохезмәт. 5. Гаджетка төшерелгән видео. Конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм кыйммәтле призлар тапшырылачак. Эшләр 2014 елның 1 ноябренә кадәр ecokonkurs@tatar.ru электрон почтасы буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев