Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар, ярдәм кирәк: Саба–Лесхоз юлындагы коточкыч аварияне күрүчеләрне эзлиләр

2013 елның 19 мартында Саба - Лесхоз юлының 4нче километрында юл-транспорт һәлакәте булды: "Лексус RX300" белән "ГАЗ-1975" (инкассатор) автомобильләре бәрелеште.

Нәтиҗәдә "Лексус RX300" белән идарә иткән 1976 елгы ханым вакыйга урында һәлак булды, инкассатор автомобилен йөртүче авыр хәлдә хастаханәгә озатылды. Хәзерге вакытта кеше үлеменә китергән авария уңаеннан тикшерү эшләре алып барыла. Әлеге аварияне күрүчеләрнең, тикшерү эшенә ярдәм итәргә теләүчеләрнең РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге тикшерү бүлекчәсенә хәбәр итүләрен (2-32-02) сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев