Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике айда 53 бала туган

Агымдагы елның ике аенда районда үз язмышларын гаилә җепләре белән 20 пар бәйләде, әмма 8 гаилә таркалды. Бу саннар 2015 ел күрсәткече белән чагыштырганда үсеш динамикасының бераз түбәнгә таба китүен күрсәтә, ягъни никахлар саны 1гә кимегән, аерылулар 1гә арткан. ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, кышның соңгы ике аенда 53 бала дөньяга...

Агымдагы елның ике аенда районда үз язмышларын гаилә җепләре белән 20 пар бәйләде, әмма 8 гаилә таркалды. Бу саннар 2015 ел күрсәткече белән чагыштырганда үсеш динамикасының бераз түбәнгә таба китүен күрсәтә, ягъни никахлар саны 1гә кимегән, аерылулар 1гә арткан. ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, кышның соңгы ике аенда 53 бала дөньяга килгән. Бу былтыргының шушы чорына карата 4кә күбрәк. Шулай да балалар тууы үлем-җитемгә караганда азрак булып кала. Ике айда районда 69 үлем теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев