Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике бертуган кыз әти-әниләрен талаган

Алар 120 мең сумнан артыклык зыян салган. Полиция хезмәткәрләре Казанда Вахитов районындагы йортларның берсеннән талаулары турында хәбәр ала. Аларны 64 яшьлек ир-ат каршылый. Ул үзләрен кунакка килгән кызлары талауларын хәбәр итә. Пенсионер сөйләве буенча 43 яшьлек хатын-кызлар спиртлы эчемлекләр белән мавыга һәм беркайда да эшләми. Кызларның берсе әнисен кулыннан тотып...

Алар 120 мең сумнан артыклык зыян салган.
Полиция хезмәткәрләре Казанда Вахитов районындагы йортларның берсеннән талаулары турында хәбәр ала. Аларны 64 яшьлек ир-ат каршылый. Ул үзләрен кунакка килгән кызлары талауларын хәбәр итә. Пенсионер сөйләве буенча 43 яшьлек хатын-кызлар спиртлы эчемлекләр белән мавыга һәм беркайда да эшләми. Кызларның берсе әнисен кулыннан тотып торган, икенчесе аның халат кесәсеннән ун мең сум акчасын талап алган. Аннан соң алар элгечтән ике күн куртканы алалар, гардеробтан биш яңа урын-җир комплектын тартып чыгаралар, туганнары кызының чәшке тунын да алып чыгып китәләр. Зыян тулаем алганда 120 мең сумнан артып китә. Полиция хезмәткәрләре әти-әнидән кызлары кайда яшәгәнне сорашып, аларга китә. Кызның икесенә карата да җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "Эфир-24"
Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев