Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике елдан соң Татарстанда чүп-чар өеп куяр урын булмаячак

Көн саен Казан полигоннары 1500 тонна каты көнкүреш калдыклары кабул итә, тиздән аларның ресурслары бетәчәк.

2021 елга кадәр Татарстанда гамәлдәге каты көнкүреш калдыклары ресурсы бетәчәк. Аларны рекультивацияләүгә чыгымнар 3 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Бу хакта журналистларга Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

«Каты көнкүреш калдыклары полигонын эксплуатацияләүнең норматив срогы — 25 елдан артык түгел. Аннары яңа җир кишәрлеге бирү таләп ителә. 2021 ел ахырына кадәр барлык гамәлдәге полигоннарның ресурсы тәмамланачак. Әгәр без алга таба да калдыкларны җыю һәм күмү белән генә шөгыльләнсәк, рекультивациягә финанс чыгымнары алачакбыз. Без электр энергиясе алу өчен дегазацияне сынарга планлаштырабыз», — диде спикер.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елда республикада 21 каты көнкүреш калдыкдары полигоны ябылырга тиеш, 2020 елда — тагын 11, ә 2021 елда — 23. Шул рәвешле, 2022 елда калдыкларны күмү урыны булмаячак.

«Көн саен Казан полигоннары 1500 тонна каты көнкүреш калдыклары кабул итә — бу атмосфера һавасының сыйфатына йогынты ясый торган бик зур сан. Кызганычка, полигоннарга махсус ут төртү очраклары була. Казан янында яңа каты көнкүреш калдыклары полигоннарын урнаштыру өчен буш җир кишәрлекләре бетте диярлек», — диде министр.

2016 елда Казанның Мәскәү районында полигонның беренче картасын эксплуатацияләү тәмамланды. Агымдагы елның 23 сентябреннән 581,5 мең тонна сыйдырышлы икенче карта файдалануга тапшырылды. Полигон шәһәрнең Авиатөзелеш, Яңа Савин, Киров һәм Мәскәү районнары калдыкларын кабул итә.

2017 елдан Мамадыш трактында «Восточный» полигонының беренче картасы кулланыла. Аны файдалануның калган срогы бер елдан да артмый. Полигон Казанның Вахитов, Идел буе, Совет районнарының каты көнкүреш калдыкларын кабул итә. Полигонның резерв куәтләрен тәэмин итү максатларында 1108,53 мең тонна сыйдырышлы «Восточный» полигонының икенче картасын төзү планлаштырылган.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев