Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике үсмер мотоциклда һәлак булган

Бүген кичке 4тә "Әзи - Чирмешән - Шентала" - Сөлчәбаш авылы юлының 3 нче чакрымында "Eurotex" мотоциклын таныклыгы булмаган килеш йөрткән һәм транспорт чарасы да тиешле таләп буенча теркәмәгән, мотошлемсыз барган 1999 елгы үсмер, сулга борылганда юл бирмәстән, каршысына килгән "ГАЗ-2705" белән бәрелешкән. Соңгысында барган 1962 елгы ир исә алкогольдән...

Бүген кичке 4тә "Әзи - Чирмешән - Шентала" - Сөлчәбаш авылы юлының 3 нче чакрымында "Eurotex" мотоциклын таныклыгы булмаган килеш йөрткән һәм транспорт чарасы да тиешле таләп буенча теркәмәгән, мотошлемсыз барган 1999 елгы үсмер, сулга борылганда юл бирмәстән, каршысына килгән "ГАЗ-2705" белән бәрелешкән. Соңгысында барган 1962 елгы ир исә алкогольдән исерек хәлдә булган. Бәрелешү нәтиҗәсендә, мотоцикл рулендагы үсмер белән аның яшьтәш пассажиры һәлакәт урынында ук җан биргән. Пассажирның да мотошлемсыз булуы билгеле, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге.
Гамәлдәге закон буенча, мотоцикл белән 18 яшьтән генә һәм "А" категориясенә ия булганда гына идарә итү рөхсәт ителә.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев