Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Гыйльметдинов: Безгә балаларны туган телләрне өйрәнүгә җәлеп итәргә кирәк

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат фикеренчә, белем бирүдә уен методикасына басым ясау зарур.

Балаларның туган телләрне, шул исәптән татар телен өйрәнүенә карата кызыксынуын арттыру өчен әлеге предметны өйрәтү алымнарын үзгәртергә кирәк. Белем бирүдә уен методикасына басым ясау зарур.

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде.

«Безгә дәреслекләрнең һәм уку әсбапларының (аеруча башлангыч сыйныфлар өчен) яңа буыны кирәк. Алар кызыклы булырга тиеш, балаларның беренче сыйныфтан ук грамматика белән башын катырмау зарур. Хәтта безнең заманда да грамматика дүртенче сыйныфтан гына керә башлый иде. Балаларны җәлеп итү, төрле форматлар аша кызыксындыру мәслихәт. Безгә нәкъ менә шундый алым кирәк», - дип аңлатты Гыйльметдинов.

Ул федераль дәрәҗәдә, РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан туган телләрне үстерү һәм саклау концепциясе инде әзерләнүен әйтте. Хәзер шундый ук юл карталарын төбәкләргә дә булдырырга кирәк – бу әлеге өлкәнең якын киләчәктә нинди юнәлештә үсеш кичерәчәген аңларга мөмкинлек бирәчәк.

Интервьюның тулы вариантын тиздән Sntat.ru сайтында укып булачак. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев