Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Гыйльметдинов татар блогерларын Мәскәүгә кунакка чакырды

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов яшь блогерлар белән эшләргә теләген белдерде.

Бүген Яшь татар лидеры мәктәбе кысаларында уздырылган очрашуда Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов яшь татар блогерларын Мәскәүгә кунакка чакырды.

Встреча депутата ГосДумы РФ Ильдара Гильмутдинова с делегатами школы лидера татарской молодежи

“Минем блогерлар белән эшләргә ниятем бар. Блогерларны Мәскәүгә дә чакырырга әзермен. Үзегезгә уңайлы вакытны уйлагыз. Мин анда сезне кабул итәргә әзер. Безнең Мәскәү оешмасының ничек эшләгәнен карарсыз”, - диде ул.

Быелгы Яшь татар лидеры мәктәбенә татар блогерлары да чакырылды. Алар монда бер-берсе белән таныша, аралаша һәм Россия төбәкләреннән килгән татар яшьләре белән үзенә күрә бер контент тудыра.

Встреча депутата ГосДумы РФ Ильдара Гильмутдинова с делегатами школы лидера татарской молодежи

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев