Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Хәкимов улы туган вакытка кайтып җитә алмаган [+видео]

Чынлыкта бу хәл клипта гына булган икән. Илдар бу клипны "Уфтанмыйк язмашларга" җырына төшергәннәр. Карыйбыз: "Уфтанмыйк үткәннәргә" дигән яңа җырымның клибы - Испаниядә төшерелде. Җыр дуслар, юллар, тормышыбыз турында. Шуңа да, клип төшергәндә озын, бормалы, серпантинлы юллар булган җирләрдә күп йөрелде. Клипны җиде көн буе төшердек. Ул Испаниянең Гранада тауларында,...

Чынлыкта бу хәл клипта гына булган икән. Илдар бу клипны "Уфтанмыйк язмашларга" җырына төшергәннәр. Карыйбыз:
"Уфтанмыйк үткәннәргә" дигән яңа җырымның клибы - Испаниядә төшерелде. Җыр дуслар, юллар, тормышыбыз турында. Шуңа да, клип төшергәндә озын, бормалы, серпантинлы юллар булган җирләрдә күп йөрелде. Клипны җиде көн буе төшердек. Ул Испаниянең Гранада тауларында, борынгы Малага, Тарифа, Рондо шәһәрләрендә һәм диңгез белән океан тоташкан гаҗәеп урында - Гибралтар бугазында төшерелде. Европа шәһәрендә була торып, диңгез буеннан хәтта Африканы күрергә була иде. Квадрокоптерда очтык, җилкәннәрне "җилкендереп" йөздек, барысын да эшләдек! Клипта улы туган җиргә кайтып өлгерергә тиешле төп геройның юлында очраган авырлыкларны, сынауларны ничек үтүен күрерсез. Минем андый клибым юк иде әле, бик матур килеп чыкты. Үзем бик канәгать калдым", дип белдергән Илдар urazova.ru сайтына.
Туйлар.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев