Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Хәкимов Элвин Грейның популярлыгы озак бармаячагын фаразлады

Элвин Грей һәм Илдар Хәкимовлар “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивалендә махсус кунак буларак чакырылган.

Җырчы Илдар Хәкимов бүген журналистларга Элвин Грейның популярлык серен аңлатты һәм ул популярлыкның озак бармау мөмкинлеген әйтте.

Бүген Татарстан халыклары Дуслык йортында “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда фестивальнең сопродюсерлары Рифат Фәттахов һәм Айдар Шәйдуллиннан тыш танылган җырчылар Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов катнашты. Танылган татар-башкорт җырчысы Элвин Грей “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе спикерлары исемлегендә булса да, үзе килмәде. Катнашучылар аның йоклап калган булы мөмкинлеген фаразладылар. Үзе килмәсә дә, Элвин Грей исеме журналистларны күп җыярга мөмкинлек бирде, хәтта ул матбугат чарасының төп героена әверелде.

Пресс-конференция, Дуслык Купере ( Мост Дружбы) в ДДН

Сүз Илдар Хәкимовның Фидан Гафаровка багышланган комплиментыннан башланды. “Фидан абыйның минем әтиләр заманындагы мегапопулярлыгы Элвин Грейның төшенә кермәгәндер”, - диде унбиш ел татар сәхнәсендә җырлаучы Илдар Хәкимов. Танылган журналист Габдрәхимнең Илдар Хәкимовтан: “Син Элвиннан көнләшмисеңме?” дигән соравына җырчы җентекләп җавап бирде.

“12 яшьтән алып 20 яшькә кадәр аудитория өчен бер яшь җырчы юк иде. Монда проектның максаты итеп шушы аудитория билгеләнгән һәм ул тормышка ашырылды. Салават Зәкиевич белән Элвин Грей арасындагы күңелсез момент та булды. Ә бит Салават Зәкиевич бер Уфада гына рәттән унбиш-егерме концерт биргән кеше. Буыннар алышына, тенденцияләр, трендлар... - диде Илдар Хәкимов. - Мин фундаменталь әйберләр эшләргә кирәк дип уйлыйм. Җыр сәнгатендә дә мода һәм классиклар бар. Фундаменталь юнәлештә барса, кеше озак бара. Салават Зәкиевич 30 ел җырлый. Чөнки ул татар моңы белән үрелеп бара”.

Пресс-конференция, Дуслык Купере ( Мост Дружбы) в ДДН

“Элвин Грей 30 сезон эшләгәннән соң сөйләшербез, - дип дәвам итте Салават Фәтхетдиновның укучысы булган Илдар Хәкимов. - Рус эстарадасында да бик популяр җырчылар бар иде. Кайда соң алар хәзер? Мин иртәгә Элвин Грей булмас дип әйтәсем килми. Ул фундаменталь юнәлеш түгел. Кинәт килеп кереп популяр булган кеше”.

Искәртеп үтәбез, Элвин Грей, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрадасы фестивалендә махсус кунак буларак катнашалар. Фестиваль 7 апрельдә Мәскәүдә – Кремль сараенда башланып китә һәм 18 апрельдә Казанда төгәлләнә. 

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X