Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илфак Шиһапов: "Тирес өеменә һәйкәл кирәк"

- Авылда иң мөһим нәрсә тирес ул, энем, - диде миңа гомере буе авылда яшәгән, күпләп мал асраган, ике бакча чәчеп яшәгән бер абзый. - Тирес бар икән, йортта тормыш бара, тирес юк икән - юк. Башта аның сүзләре миңа шактый көлке тоелган иде. Ничек инде, гафу итегез, тормыш сыер...

- Авылда иң мөһим нәрсә тирес ул, энем, - диде миңа гомере буе авылда яшәгән, күпләп мал асраган, ике бакча чәчеп яшәгән бер абзый. - Тирес бар икән, йортта тормыш бара, тирес юк икән - юк.
Башта аның сүзләре миңа шактый көлке тоелган иде. Ничек инде, гафу итегез, тормыш сыер тизәге белән бәйле булсын ди?! Уйлана торгач, мин абзыйның хаклы, бик хаклы булуын аңладым. Авылларда йөргәндә игътибар итәм: иң хәлле, төзек тормышлы йортлар бакчасында - тирес өеме. Әле ул өем бер генә дә булмаска мөмкин. Нигә шулаймы?! Соң, йортта тирес өеме булсын өчен монда мал асраулары кирәк. Сыер бар икән йортта - тирес бар. Тик сыер бит ул тирес кенә түгел, сөт тә бирә, бозаулый, тормышны алга сөйри. Димәк, бу гаилә яшәргә тырыша, тормышка ябышкан.
Ә бакчаны алсак. Тирессез бакчада ни үстереп була? Бәрәңге бакчасын да даими тиресләп, ашлап тормасаң, ул ярлылана, бәрәңгене юньләп бирми. Помидор, кыяр, борыч, кишер, суган, чөгендер һәм башка түтәлләр турында әйтеп тә тормыйм инде. Тирессез берсе дә үсми диярлек. Менә шуңа да теге абзый бөтен яклап хаклы дип уйлыйм. Әлбәттә, эстетик яктан мин ниндидер уңайсызрак сүзләр язамдыр, тик шул тирес исе бик якын миңа.
Шакмаклап өелгән, күп очракта данлыклы Мисыр пирамидаларын хәтерләткән тирес өемнәре... Авылның бер яме бит алар. Әле менә яңа гына Әтнә районының Бәрәскә авылына баргач та бакчаларның шактыенда тирес өемнәре күреп, чын күңелдән шатланып кайттым мин. Бу авылда шәхси хуҗалыкларда гына да 2 мең баштан артык сыер асрыйлар, бозау-үгезләр санын белеп бетерерлек түгел. Иң бай авылларның берсе Бәрәскә. Һәм монда тирес өемнәре күп...
Шуны уйлыйм: тирестә үскән күпме яшелчә ашыйбыз без үз гомеребездә. Тонналаптыр.Тирес чыгару, тирес өю, тирес тарату... Болар үзләре үк чынлыкта ниндидер сакраль гамәлләр ич. Берәр заман берәр авылда тирес өеменә һәйкәл куйсаң да артык булмас иде. Тирес өеме, чыннан да, тормышның баруын күрсәтеп торучы бик ачык нәрсә ул. Мал бетсә, тирес өеме бетә, бакча туфрагы ярлылана, йортта сөт-май кибетнекенә алмашына, көтүгә чыгу туктый, авылның, йортның умыртка баганасы сына. Бу аяныч түгелмени? Яшәсен тирес өемнәре!
Илфак Шиһапов
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев