Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илнар Гарифуллин җанисәптә бер гаиләдә ике милләт булып язылучылар барлыгын әйтте

Тарихчы әйтүенчә, җанисәптә халыкның башын бутап, манипуляция алымын кулланучылар арта.

Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында җанисәптә бер гаиләдә ике милләт булып язылучылар барлыгын һәм моңа шаһит булуы турында сөйләде.

«2002 елгы җанисәптә үзем шаһит булдым. Сан алучыларның кулларында ничә башкорт булырга тиеш икәнлеге язылган кәгазь иде. Ул кешеләр күбесе укытучылар, китапханәчеләр. Алар елый-елый, „әйдәгез инде, башкорт булып язылыгыз инде“ дип әйтәләр иде. Минем күршеләр — ирле-хатынлы башкорт булып язылдылар, ә балалары татар булып язылды», — дип сөйләде ул.

Илнар Гарифуллин фикеренчә, моны сәяси максат белән эшлиләр. «Бу башкорт галимнәренең наданлыгыннан, яки белмәүләреннән килеп чыккан нәрсә түгел, бу сәяси пропаганда. Чөнки монда конкрет максат бар — башкортның санын күбәйтергә. 2002, 2010 елларда да Башкортстан хакимияте башкортларның санын 41 процентка кадәр җиткерергә дигән план корган иде», — ди ул.

Аның сүзләренчә, хәзер дә Башкортстанда яшәүче татарларның санын киметергә телиләр. «Хәзерге көндә соңгы җанисәп буенча Башкортстанда 1 миллион да 20 мең татар булса, Башкорстанның аларны 700-800 меңгә төшерергә дигән планы бар», — ди Илнар Гарифуллин.

Илнар Гарифуллин моның манипуляция алымы белән эшләнүен әйтте. «Монда ике әйбер бар. Беренчесе — пропаганда. Халыкның башын бутыйлар, алдап әйтәләр, манипуляция кулланалар. Икенчесе, монда шулай ук турыдан-туры фальсификация дә булырга мөмкин», — дип фаразлады ул.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев