Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Сафиуллин яңа фатир алган

Күптән түгел Илназ Сафиуллин Казанның "Азино" микрорайонында ике бүлмәле фатир сатып алды. Җырчы аны өлешчә акча кертү юлы белән алган, ә моңа кадәр яшәгән фатирын сатып, акчаны бизнеска юнәлдергән. Илназ шактый вакыт яңа фатирына сыйфатлы ремонт ясау һәм җиһазлар алу белән мәшгуль булды. Без шалтыратканда, җырчы кибеттә яңа куышына ишекләр...

Күптән түгел Илназ Сафиуллин Казанның "Азино" микрорайонында ике бүлмәле фатир сатып алды. Җырчы аны өлешчә акча кертү юлы белән алган, ә моңа кадәр яшәгән фатирын сатып, акчаны бизнеска юнәлдергән. Илназ шактый вакыт яңа фатирына сыйфатлы ремонт ясау һәм җиһазлар алу белән мәшгуль булды.


Без шалтыратканда, җырчы кибеттә яңа куышына ишекләр сайлап йөри иде. "Ишекләрнең үлчәмен үзем үлчәдем дә, кибеткә заказ бирергә килдем. Күксел соры имән (дымчатый дуб) төсендә тукталдым. Бу атнада ремонт эшләрен төгәлләргә исәп, Алла теләсә", - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Илназ Сафиуллин.

Иҗаттагы яңалыкларына килгәндә, Илназ "Бер үбәсем килә" җырына клип төшергән. "Әлмәт якларында кыр уртасында бер тукталыш бар. Клипны шул тукталыш түбәсендә төшердек. Аның ни өчен кыр уртасына куелганын белмим, бәлки ул кыр аша юл салырга уйлаганнардыр. Мин аны 3 ел элек үк күргән идем инде, әле ул вакытта тукталыш яңа иде. Клип 24 мартта "Татар party" дискотекасында тәкъдим ителәчәк. Шушы ук сюжетка клипның рус версиясе дә булачак", - диде җырчы.

Алты еллык тарихы булган "Татар party" дискотекасы кысаларында тиздән "Минем матурым" бәйгесе старт алачак. Анда 16-30 яшьтәге татар кызлары катнаша ала. Бәйгедә катнашучы барлык кызлар да төрле номинацияләрдә бүләкләнәчәк. Тулырак мәгълүматны Илназ Сафиуллинның "Вконтакте"дагы аккаунтында белергә мөмкин.


Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев