Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Сафиуллин үз-үзен яндырган [+фото]

Быел романтик җырчы Илназ Сафиуллинның иҗатына 10 ел. Юбилейга җырчы бик нык әзерләнә. Моңа бер дәлил - тиздән дөньяга чыгачак клибы. Клип "Рәхмәт" исемле җырга төшерелгән. Җырның сүзләрен дә, көен дә Илназ Сафиуллин үзе иҗат иткән. Алай гына да түгел, җырның рус телендәнге варианты да бар. Әмма исеме генә башкачарак:...

Быел романтик җырчы Илназ Сафиуллинның иҗатына 10 ел. Юбилейга җырчы бик нык әзерләнә. Моңа бер дәлил - тиздән дөньяга чыгачак клибы.

Клип "Рәхмәт" исемле җырга төшерелгән. Җырның сүзләрен дә, көен дә Илназ Сафиуллин үзе иҗат иткән. Алай гына да түгел, җырның рус телендәнге варианты да бар. Әмма исеме генә башкачарак: "Прости". Әлеге клип Казанның Губкин урамындагы йортларның түбәсендәге мәйданчыкта Илдар Юзеевның оныгы, клипмейкер Самат Юзеев командасы белән төшерелгән. Әйтергә кирәк, кайчандыр җырчы үзе дә Губкин урамында яшәгән. "Рәхмәт" клибының төшерү эшләре ярты елга сузылган. Илназга хас булганча, сюжет, декорацияләр, утлар куелышы - барысы да уйланып эшләнгән.

- Ике телне дә үзләштергәч, татар һәм рус телендә дә җыр иҗат итәргә булдым. Моңа каршы килүче кеше булмас дип уйлыйм. "Рәхмәт" җыры тормыштан алынып иҗат ителде. Җырдагы "рәхмәт" сүзен һәркем үзенчә аңларга тиеш. Рәхмәт - ул бик символик сүз. Бу дөньяда булганың өчен рәхмәт дигән сүз генә түгел, ә нәкъ менә тормышның бер өлешен якын кешең белән бергә узып, бөтен авырлыкларны, шатлыкларны уртаклашу өчен рәхмәт дип әйтелә. Клипта хатын-кыз образы ачыла һәм ул бик матур бирелә. Әлеге рольне бүгенге көндә Казан театр училищесының II курсында укучы Виктория Назырова башкарды. Шул ук вакытта клипта "рәхмәт" сүзе гафу дигән мәгънәне дә ачып салачак. Хатын-кыз образында уйнаучының эреп юкка чыгуын да күрерсез. Моңа каршы җавап итеп клипның кульминациясендә үз-үземә бензин сибеп, яндырырга мәҗбүр булам. Бөтен клип буенча ике төп герой. Виктория һәм мин. Бик кызыклы, фәлсәфи һәм уйландырырга мәҗбүр итәрлек килеп чыкты. Чыннан да тормышыбыздагы күп нәрсә гүзәл затларыбыздан тора. Алар яныбызда булмаса, ялгызлыкны бик авыр кичерербез кебек. Менә шуны без клипта да күрсәтергә булдык. Барысының да серен ачып бетермим. Тамашачы клипны тиздән күрә алачак, - диде Илназ Сафиуллин Intertat.ru хәбәрчесенә.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев