Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнде

Элеккеге фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләнде.

Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карарны имзалады.

«Һадиуллин Илсур Гәрәевичны Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры итеп билгеләргә», диелә документта.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, алдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рафис Борһанов башка эшкә күчү сәбәпле, аны республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итү турында боерык имзалаган иде.

Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләнде. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев