Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Метшин: “Казанлылар мәдәни яктан баеп кына калмыйча, үзләренең сәләтләрен үстерә алсын өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”

"Казан мәдәнияте" концепциясе Казан шәһәре Думасы тарафыннан 2009 елда кабул ителгән иде һәм ул Татарстан башкаласы үсеш стратегиясе белән 2015 елга кадәр туры китереп эшләнелгән. Мондый төр концепцияне кабул итәргә 2013 елда уздырылган Универсиада да этәргеч булуы билгеле. Казанның мәдәни мохитен модернизацияләү, халкының тормыш һәм көндәшлек дәрәҗәсен арттыру, шул ук...

"Казан мәдәнияте" концепциясе Казан шәһәре Думасы тарафыннан 2009 елда кабул ителгән иде һәм ул Татарстан башкаласы үсеш стратегиясе белән 2015 елга кадәр туры китереп эшләнелгән. Мондый төр концепцияне кабул итәргә 2013 елда уздырылган Универсиада да этәргеч булуы билгеле.
Казанның мәдәни мохитен модернизацияләү, халкының тормыш һәм көндәшлек дәрәҗәсен арттыру, шул ук вакытта, милли үзенчәлекләрне саклап калу һәм шәһәрнең тарихи мирасын югалтмау - концепциянең бурычы булып тора. Шулай ук, казанлыларның барысы өчен, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә, мәдәни хезмәтләрдән файдалана алу мөмкинлеге булдыру да әлеге программа бурычлары исәбенә керә.
Казан каласы Думасының бүгенге 43 нче сессиясендә шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева хәбәр иткәнчә, концепцияне тормышка ашыру барышында муниципаль мәдәни учреждениеләр саны арткан. Хәзерге вакытта Казанда 400ләп мәдәни учреждение исәпләнә, шуларның 102 се мәдәният идарәсе карамагында. Гомумән, "Казан мәдәнияте" шәһәрнең яңа мәдәни сәясәтен булдырырга ярдәм иткән.
Сессиягә рәислек иткән Казан мэры һәм Дума рәисе Илсур Метшин шәһәр халкы мәдәни яктан баеп кына калмыйча, ә үзләренең сәләтләрен үстерә алсын өчен Казанда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган булуын икәртте. "Казанның меңьеллыгын, Универсиаданы уздыру шәһәрне мәдәни яктан үстерүгә, безгә дөньякүләм танылган йолдызларны җәлеп итәргә этәргеч бирде һәм без халыкның мәдәнияткә чын-чынлап тартылыуын күрдек", - диде ул һәм Казан шәһәре Башкарма комитетына бу юнәлештә эшне дәвам итеп, 2015 елның 3 нче кварталыннан да соңга калмыйча, "Казан шәһәренең 2015-2017 елларда мәдәни үсеше" программасын булдырырга дигән йөкләмә бирде.
"Татар-информ", Лилия Локманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев