Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминият - ышанычлы киләчәкнең нигезе

Һәрвакытта игътибарлы булу һәм саклык чараларын алдан күрү мөһим, әмма алар бәхетсезлек очракларыннан саклану гарантиясе булып тормый. Бәла көтмәгәндә килеп чыгарга мөмкин. Бәхетсезлек очрагына юлыккан вакытта, алдан рәсмиләштергән иминият полисы гына коткарып кала ала.

Агымдагы елның 6 июнендә Саба районының Шәмәрдән авылында Рафис Әхмәтгалиев хуҗалыгында янгын чыкты. Янгын чыганагы гаражда, столяр остаханәсе урнаштырылган урында барлыкка килгән. Ут тулысынча гаражны каплап ала, аннары тиз арада өйгә һәм башка корылмаларга күчә. Фаҗигадән соң, янгынның сәбәбе - столяр остаханәсендә электр үткәргечләренең авария хәлендә булуы ачыкланды.

 Остаханә, торак йорт, корылмалар һәм җиһазлар тулысынча юкка чыгарылган. Гаражда булган автомобиль шулай ук җитди зыян күргән. Иң мөһиме, йортта торучылар исән-имин калдылар.

Бу вәзгыятьтә Әхмәтгалиевларның барлык милке дә юкка чыкты. Мондый вакытта һәркем төшенкелеккә бирелергә мөмкин.

Бәхеткә, Рафис Әхмәтгалиев йортын һәм милкен "АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ иминиятләштергән. "Саба» операцион офисының иминият агентлары вакыйга урынына беренчеләрдән булып килделәр һәм кирәкле фотолар төшереп, хуҗаларга документларны җыярга ярдәм иттеләр. Кыска вакыт эчендә, документлар үзәк офиста расланганнан соң, йорт хуҗаларына 1 500 000 сум күләмендә тулы иминият суммасы түләнде.

«Ак Барс Иминият компаниясенә вакытында түләнгән акчалар өчен рәхмәт белдерәбез. Остаханәдә техника төзек иде, ләкин без электр үткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килү фактын күзәтмәдек. Милкебезне алдан иминиятләштереп без бик дөрес эшләгәнбез. «АК БАРС ИМИНИЯТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Саба» операцион офисы хезмәткәрләренә без бик рәхмәтле», - дип белдерде йорт хуҗасы Рафис Әхмәтгалиев. 

"Клиентларыбызның тынычлыгы һәм ышанычлы киләчәге - безнең өчен беренче урында тора. Без клиентларыбыз үзләрен финанс яктан якланган итеп хис итүләренә омтылабыз. Кешеләр үз сәламәтлеге һәм мөлкәте хакында курыкмасын өчен, һәрвакыт кыска вакыт эчендә иминият акчасын түләргә тырышабыз. Авыр чакта безнең компания беренчеләрдән булып ярдәм итәргә тырыша», - дип билгеләп үтте «Саба» операцион офисы директоры Рафаэль Гомәров.

Нинди генә ел фасылы булмасын, техника куркынычсызлыгы турында онытырга ярамый.

"АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ – тарихи сәхифәләре һәм тәҗрибәсе булган төпле компания. Без икътисади һәм сәяси катаклизмнарга карамастан, үз клиентларыбызның киләчәген кайгыртабыз.

“АК БАРС ИМИНИЯТ” ҖЧҖ Сезнең тормышны акчалы, киләчәгебезне ышанычлы һәм ныклы итә. 

 

*Услуги предоставляются ООО «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ», лицензия ЦБ РФ СИ № 3867 от 06.06.2019, лицензия ЦБ РФ СЛ № 3867 от 06.06.2019

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев