Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һиндстан вәкиле: Казанда мәчет һәм чиркәүнең янәшә булуы безнең өчен яңалык

Рагураман Джеарамалуга төрле дин вәкилләренең янәшә һәм дус яшәве зур тәэсир калдырган.

Һиндстаннан Ворлдскиллс вәкиле Рагураман Джеарамалу Казанда төрле диннәрнең янәшә булуы үзе өчен яңалык булуын әйтте.

“Казанда төрле дин вәкилләренең үз йортлары булуын белдем. Монда мөселманнар, христианнар, башка дип вәкилләре бар икәнен сөйләделәр. Мәчет һәм чиркәү янәшә, бу безнең өчен яңалык”, - диде Рагураман Джеарамалу.

Һиндстан вәкиле әйтүенчә, ул Россиядә беренче тапкыр. “Татарлар турында беренче тапкыр ишеттем. Монда күргәннәрем бик нык тәэсир итте, миңа бик ошады, оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә”, - ди Һиндстан вәкиле.

Рагураман Джеарамалу төзелеш-бетон эшләнмәләре компетенциясендә эксперт. Бу компетенциядә яңа технология кулланыла. Ул 2015 елда беренче тапкыр тәкъдим ителгән.

“Элек бетон эше күп кешеләрнең – арматура белән эшләүчеләр, балта осталары булуын таләп итсә, яңа технология буенча бу эшне ике кеше генә дә башкарып чыга ала”, - дип аңлатты Джеарамалу. Белгеч бу технологияне тормышка ашыру төзелешң үсешенә китерәчәк дип фаразлый.

Фото: Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев