Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иннополис чакыра

Тиздән Иннополис университеты каршында сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее эшли башлаячак. Мәгариф өлкәсендә мөһим вакыйга интеллектуль яктан сәләтле, математика, информатика, физикада көчле һәм үзенең киләчәген мәгълүмати технологияләр белән бәйләргә теләгән егет-кызларга зур мөмкинлекләр бирә. Интернат тибындагы уникаль мәктәптә уку, университет кампусында яшәү һәм туклану бушлай булачак. Хәзерге вакытта лицейга...

Тиздән Иннополис университеты каршында сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее эшли башлаячак. Мәгариф өлкәсендә мөһим вакыйга интеллектуль яктан сәләтле, математика, информатика, физикада көчле һәм үзенең киләчәген мәгълүмати технологияләр белән бәйләргә теләгән егет-кызларга зур мөмкинлекләр бирә. Интернат тибындагы уникаль мәктәптә уку, университет кампусында яшәү һәм туклану бушлай булачак. Хәзерге вакытта лицейга гаризалар кабул ителә. Лицейда кайбер предметлар буенча фәннәр инглиз телендә (VIII сыйныфтан алып) укытылачак. Югары сыйныф укучылары исә мәгълүмати-технологик профиль буенча (математика, физика, информатика) максатчан рәвештә укый башлаячак. Шәкертләргә теләгән факультативларны һәм курсларны сайлап алырга мөмкинлек биреләчәк.

Лицейга укырга керергә теләүчеләрдән заявкалар 15 декабрьгә кадәр кабул ителә. Аларны lyceum@innopolis.ru электрон адресына юлларга яки тәүлек буе эшли торган 8-800-222-22-87 номерлы телефон аша бирергә мөмкин. Мәктәпкә укучылар бөтен республикадан тупланачак, шулай ук башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә үз көчен сынап карый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев