Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иннополис галиме "акыллы башлар"ның читкә китүләре турында: Фәндә «милләт» төшенчәсе юк

Бөтен дөнья галимнәренең уртак эше фәнни алгарышлар өчен белем тупларга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте Владимир Максименко.

Фундаменталь фәндә милләт яки конкрет илгә карау төшенчәсе юк. Шуңа күрә галимнәрнең башка дәүләтләргә күчеп китүләрен "утечка мозгов" дип атарга ярамый. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда РФ Президентының фәнни премиясе лауреаты Владимир Максименко сөйләде.

Ул искә төшергәнчә, чит ил кадрлар системасы бөтен дөнья буенча конкрет проект өстендә эшләү өчен хезмәткәрләрне вакытлыча яллау принцибы буенча төзелгән. Аның нигезендә фәнни бурычларны хәл итү өчен грантлар һәм максатчан акчалар ята.

"Фундаменталь фәндә милләт төшенчәсе юк. Аның көче бөтен дөнья җәмәгатьчелеге үзара тәэсир итешүендә һәм бу белемнәр туплана ", - дип аңлатты Максименко.

Ул өстәп әйткәнчә, кадрларның агымы турында патентлар һәм технологияләр куллануга хокуклар белән бәйле конкрет проектлар киселешендә сөйләшергә мөмкин.

Владимир Максименко белән интервьюның тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X