Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интим тәкъдим итмәскә: Казанда “бер сәгатьлек хатыннар” ничә сум сорый?

Бүген казанлыларны «бер сәгатьлек ирләр» белән гаҗәпләндереп булмый. Җиһаз төзәтүче, кадак кагучы көчле ир-атларның артыннан бастырып килүче «бер сәгатьлек хатыннар» бизнесы да пәйда булды. Алары фатир җыештырып, борщ пешереп кенә калмый, носкиларыгыз аунап ята дип теңкәгезне дә корытмаячак. Кечкенә генә бер “ләкин” бар: моның өчен акча түләргә туры киләчәк…

Гаилә учагын саклаучы гүзәл затлар табигатьтән бирелгән сыйфатларын кулланып, шактый керемле кәсеп ясамакчы. Казан подъездларындагы игъланнар да шул хакта сөйли. Эчтәлеге гади, өч-дүрт сүз белән әйткәндә: “Сез түлисез – без эшлибез”. Мондый яңалык соцчелтәрләрдә зур реакция уяткан дип яза “Вечерняя Казань” газетасы.

«Кемнең таныш булмаган җиргә килеп, әллә кемнәрнең пычрагын юасы килә икән?» дип гаҗәпләнә ясатылган тырнаклы һәм керфекле яшь туташлар.

«Ә мин түләр идем. Бүген адәм рәтле ашарга пешерә белүче хатыннар да калмады бит инде! Инстаграмда утыручы фифалар, карьеристка яки феминисткалардан ни көтәсе?!» дип яклый хуҗабикәләрне күпчелек ир-атлар.

«Кемнеңдер көне-төне эштә эшләп, өйдә җыештырырга-пешерергә вакыты калмый. Артык акчаң бар икән, нигә әле ярдәм итүче чакырмаска?» дип сүзгә кушылалар урта яшьтәге хатын-кызлар да.

«Бер сәгатьлек хатыннар» нинди хезмәт күрсәтә һәм моның өчен күпме акча сорый соң?

Гадәттә, ашау пешерү, савыт-саба һәм идәннәр юу, җыештыру, кер үтүкләү кебек эшләр тәкъдим ителә.

Түләү сәгатьләп: уртача алганда 60 минуты 1500 сум. Тәрәзә юу – 800, паркет идәннәрне ялтыратып юу – 1000, кер үтүкләү – 1200 сум дип бәяләнә.

Иң кызыгы, хезмәт күрсәтүче хатыннарны күбрәк буйдак ирләр түгел, ә гаиләле парлар чакыра икән. Әдәпсез тәкъдимнәр белән шалтыратучылар да очраштыргалый һәм андыйларга эшнең нидә икәнлеген җентекләп аңлатырга туры килә икән.

Фото: https://pixabay.com | klimkin

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев