Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалид кешегә ОСАГО полисы алганда ташлама каралганмы?

Мин – инвалид. Машина алырга җыенам. Миңа ОСАГО полисын алырга кирәк булачакмы? Алган очракта, ташлама каралмаганмы? Марат Хәбриев, Азнакай.

Россиядә машинасы булган һәр кеше автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерергә тиеш. Шул исәптән инвалидларга да ОСАГО полисын рәсмиләштерү мәҗбүри. Федераль закон нигезендә, инвалидларга бу очракта 50 процент ташлама каралган. Дөрес, бу компенсация иминият компаниясендә бирелми, полисны тулы бәясеннән алырга туры киләчәк. Ташламадан файдалану өчен теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда тиешле документларны туплап, гариза язганнан соң, ОСАГО полисы бәясенең 50 проценты кире кайтарылачак.



Фото: lgotyinfo.ru

 

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев