Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидлар игътибарына

Район үзәк хастанәсеннән хәбәр итүләренчә, кешене инвалид дип тануның Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 16 октябрендәге 1697 номерлы карары белән расланган вакытлыча тәртибе (автомат рәвештә озайту) 2022 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.

Россия Федерациясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләү чараларын акрынлап гамәлдән чыгару буенча барлыкка килгән шартларны исәпкә алып, хәзерге вакытта затны инвалид дип тануның вакытлыча тәртибен озайту планлаштырылмый. Инвалидлык срогы 2022 елның 1 июленнән соң тәмамлана торган гражданнарга медик-социаль экспертизасына юллама булмаганда, инвалидлыкны автомат рәвештә 6 айга озайту башкарылмаячак. Гражданинга медик-социаль экспертиза үткәрү өчен инвалидлык билгеләү, инвалидны (инвалид баланы) тернәкләндерүнең индивидуаль программасын эшләү максатында медик-социаль экспертизага юлламаны рәсмиләштерергә кирәк. Гражданинның язма ризалыгы (аның законлы яисә вәкаләтле вәкиле) белән барлык кирәкле диагностик, дәвалау һәм тернәкләндерү чараларын уздырганнан соң, медицина оешмасы тарафыннан медик-социаль экспертизага юллана. Инвалидны (инвалид баланы) кабат тикшерү вакытыннан алда, әмма билгеләнгән инвалидлык срогы узуга 2 айдан да артык булмаган вакытта башкарылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев