Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидларның пенсиясе артты

2013 елның 5 апреленнән яңа Федераль закон кө­ченә керүе уңаеннан балачактан беренче төркем инвалидларга һәм инвалид балаларга түләнә торган социаль пенсия күләме агымдагы елның 1 гыйнварыннан айга 8704 сум (индексацияне исәпкә алып - 1 апрельдән 8861 сум 54 тиен) итеп билгеләнде. Социаль пенсияне яңа күләмдә түләү, ел башыннан бирелгән сумманы...

2013 елның 5 апреленнән яңа Федераль закон кө­ченә керүе уңаеннан балачактан беренче төркем инвалидларга һәм инвалид балаларга түләнә торган социаль пенсия күләме агымдагы елның 1 гыйнварыннан айга 8704 сум (индексацияне исәпкә алып - 1 апрельдән 8861 сум 54 тиен) итеп билгеләнде. Социаль пенсияне яңа күләмдә түләү, ел башыннан бирелгән сумманы исәпкә алып, май аенда гамәлгә ашырылачак.

Шулай ук Россия Президенты Указы нигезендә 2013 елның 1 гыйнварыннан балачактан беренче төркем инвалидларны һәм инвалид балаларны караучы хезмәткә яраклы эшләмәүче кешеләргә айлык өстәмә түләүләр ата-аналарга (уллыкка алучыларга) яки опекуннарга (попечительләргә) - 5500 сум, әлеге категориягә кермәүчеләргә 1200 сум күләмендә билгеләнде. Аңарчы әлеге түләүләр барлык караучылар өчен 1200 сум тәшкил итә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев