Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир шарының бәясе күпме [кызыклы фактлар]

1. Күзең ачык килеш төчкереп булмый. 2. Самолетта очканда чәч ике тапкырга тизрәк үсә. 3. Суган әрчегәндә сагыз чәйнәсәң, күз яше чыкмый. 4. Таракан башы өзелгәннән соң тугыз көн яши. Шуннан соң ачлыктан үлә. 5. Кешеләрнең 95 проценты башта сул аягына кия, соңрак - уңына. 6. Дөньяда көненә 4.5 миллион...

1. Күзең ачык килеш төчкереп булмый.
2. Самолетта очканда чәч ике тапкырга тизрәк үсә.
3. Суган әрчегәндә сагыз чәйнәсәң, күз яше чыкмый.
4. Таракан башы өзелгәннән соң тугыз көн яши. Шуннан соң ачлыктан үлә.
5. Кешеләрнең 95 проценты башта сул аягына кия, соңрак - уңына.
6. Дөньяда көненә 4.5 миллион литр бензин яндырыла.
7. Билл Гейтсның бала чактагы кушаматы - «Con». Һәм сез Windowsта шул исемдәге папка булдыра алмыйсыз.
8. Окинава утравында биш йөзгә якын йөзьяшәр исәпләнә.
9. Кешенең тиресендәге микроорганизмнар саны җирдә яшәүче кешеләр саныннан күбрәк.
10. Шәһәр кешесе гомеренең ике атнасын светофорның яшел уты янганны көтеп үткәрә.
11. Әгәр кояш сүнсә, җирдәге тереклек 8 минут 20 секунд эчендә юкка чыга.
12. Үбешүнең фәнни атамасы - филематология.
13. Бер елда - 31 557 600 секунд.
14. Россия биләмәсендә 12 диңгез бар.
15. Зәңгәр күзле кешеләр авыртуны авыррак кичерә.
16. 1111111 х 1111111 = 1234567654321
17. Атнаның иң авыр көне - сишәмбе.
18. Җир шарының бәясе - биш квадриллион доллар.
19. Кеше үзенең терсәген ялый алмый.
20. Бу язманы укыган кешеләрнең барысы да диярлек терсәген яларга тырышып карый.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев