Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир учас­тогының кадастр бәясе

Билгеле булганча, агымдагы елның беренче гыйнварыннан җир өчен салым җир учас­тогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башланды. "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча идарәсе белгече Рафис Низамиев белән шул хакта сөйләштек. - Гражданнар, авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен ничек белә ала? - Бүгенге көндә бу бик гади һәм матди...

Билгеле булганча, агымдагы елның беренче гыйнварыннан җир өчен салым җир учас­тогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башланды. "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча идарәсе белгече Рафис Низамиев белән шул хакта сөйләштек.


- Гражданнар, авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен ничек белә ала?

- Бүгенге көндә бу бик гади һәм матди чыгымнар сорамый торган эш. Моның өчен сезгә интернет һәм сезне кызыксындырган җир участогының кадастр номеры гына кирәк. Кадастр номерын җир участогының кадастр паспортыннан яки җиргә хуҗа булу таныклыгыннан табып була. Беренче эш итеп безгә интернетта Росреестрның кадастр картасы битенә керергә кирәк (Публичная кадастровая карта). Икенчедән, кадастр номеры, адрес, координаталар битенә сезне кызыксындырган җир участогының кадастр номерын кертергә һәм эзләргә кирәк. Килеп чыккан биттә сез әлеге җир участогы турында күп кенә информация, шул исәптән кадастр бәясен дә күрә аласыз.

- Җирнең кадастр бәясе нәрсәгә карап үзгәрә?

- Җирне нинди кулланылышта файдалану өчен рөхсәт бирелүенә, кайда урнашуына карап төрле бәя куела. Шәһәр яны җирләре, төрле оешмалар, офислар астындагы җирләр, файдалы казылмалар чыгаручы җирләр авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләрдән күпкә кыйммәтрәк йөри.

- Җир участогыңның кадастр бәясе белән килешмәсәң нишләргә?

- Бүгенге көндә кулланылыштагы закон нигезендә җир участоклары хуҗалары кадастр бәясе белән килешмәсә алты ай эчендә дәгъва белдерә алалар. Ләкин күп очракта җир хуҗалары участокның яңа бәясен салым оешмаларыннан түләү кагәзе килгәч кенә беләләр һәм шуның белән законда каралган дәгъва срогын югалталар. Җирнең кадастр бәясеннән чыгып җир салымының, аренда бәяләренең суммалары исәпләнә. Җир өчен яңа бәя кую закон нигезендә өч елдан да иртә, биш елдан да соңга калынмыйчы башкарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X