Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирем туйга кадәр үк башканы яраткан

Өйләнешкәннәренә 3 ай булдымы икән, танышым Сәрия аерылышабыз дип шалтырата. Ник дим, аптырап. Әле кайчан гына туйларын гөрләткән идек, югыйсә. - Ул мине яратмый, туйга кадәр үк башка берәүне яраткан, сине кочкан саен шул хатын күз алдымда, ди. Мин болай яши алмыйм, аерылышабыз,- дип үкси үк башлады танышым. Сәрия бу...

Өйләнешкәннәренә 3 ай булдымы икән, танышым Сәрия аерылышабыз дип шалтырата. Ник дим, аптырап. Әле кайчан гына туйларын гөрләткән идек, югыйсә.

- Ул мине яратмый, туйга кадәр үк башка берәүне яраткан, сине кочкан саен шул хатын күз алдымда, ди. Мин болай яши алмыйм, аерылышабыз,- дип үкси үк башлады танышым.

Сәрия бу егет белән очраклы гына танышкан иде. Кайсыдыр паркта ял итеп утыр­ганда, егет белән сөйләшеп киткәннәр, уртак темалары табылган, кыскасы, шуннан очраша башладылар. Ярты ел булдымы икән, туй да ясадылар. Сәрия әйтүенчә, ире башта берни сиздермәгән, тора-бара эшендә тоткарлана, кунарга да кайтмый башлаган. Танышым моңа баштарак игътибар итмәсә дә, соңрак эченә шик кергән. Җитмәсә, машинада барганда ире гел бер көйне уйната, ди. Рус җырчысы: «Сине кочкан чагымда, башканы уйлыйм»,- дип өзгәләнә икән. Без капчыкта ятмый дигәндәй, Сәриягә ире барысын да сөйләгән. Элек бер балалы хатын белән очрашып йөргән булган ул. Ләкин әнисе бу хатынга өйләнергә ризалык бирмәгән. Шуннан соң юлында Сәрия очраган. Әмма, өйләнгәч, кабат сөйгәне янына йөри башлаган.

- Ярый әле балабыз булмады, әтисез бала үс­тергән булыр идем, хәзер беркайчан да гашыйк булмаячакмын, ирләр барысы да бер төсле, ташлап китәргә генә торалар, - ди Сәрия...

Язгөлем МӨДӘРИСОВА

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев