Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иремә әзрәк калсын дип эчәм

Картаймыш көнемдә балалар өчен борчылырмын дип уйламадым да. Исән-сау үстерермен дә, кияүгә чыгып китсәләр, үзем өчен яши башлармын кебек иде.

Әмма андый тынычлыкта озак яшәргә туры килмәде миңа. Барысы өчен дә түгел анысы, Аллага шөкер инде, ә менә олы кызым өчен йөрәк яна.
Беренче бала булгангадыр инде, кечкенәдән зурларча булды ул безнең. Бик мөстәкыйль, тәртипле иде. Дөресен генә әйткәндә, аның үскәнен сизмәдек тә. Берниди мәшәкать ясамыйча үз башы белән йөрде. Өй эшен дә һәрвакыт үзе генә эшләде, йорт тирәсендә дә үзе белеп тотына иде. Соңрак, үзеннән соң туган ике энекәшен дә карашты.
Кияүгә чыгып, матур гына яшәп киткәннәрен күзәтеп шатландык кына. Игезәк балалары туды. Берьюлы дүрт авызны ашатырга кирәк булган кияү бик тырышты инде. Эше болай да җиңелләрдән булмады, тагын өстәмә икенче эшкә дә алынды. Өйдә тормады да диярлек инде. Балалар тулысынча кызда булды, без ярдәм итеп тордык. Кияүне дә аңлап була инде, тормыш итәргә күп кирәк бит, ул акча эшләргә тиеш. Әмма авыр эшне бераз булса да җиңеләйтер өчен аракы белән дуслашып китте. Баштарак әлләни күп тә эчмәде шикелле ул, мин аны сизми дә идем. Сизгәндә дә, сизүемне белдертмәдем, кызымны да артык бәйләнмәскә өйрәттем. Үземнең ир шундыйлардан чөнки, гомергә өйдә аракы торды. Кайчак төшке ашка кайтып киткән арада да берәрне җибәрә торган иде. Тормышның шулай барганына, дөресен генә әйткәндә, мин ияләшкән инде. Иң мөһиме: кеше үзен контрольдә тота белсен дә, эшеннән туктамасын. Кияүне дә шулай дип якладым. "Җир җимертеп эшли, кара майга батып кайта. Ул бит башкалар кебек икешәр көн ял да итми. Бар булганын алып кайта, читкә туздырып йөрми", - дидем. Шуңа күрә, эт булып эшләгән кешегә, кичтән бераз ял итеп алу да әлләни зур гөнаһ түгел инде ул. Бөтен кешегә дә дин буенча гына яшәргә димәгән бит. Ләкин еллар барган саен киявебез дә күбрәк эчә башлады, холкы кырысланды. Балаларның мәктәп чоры тулысынча кызым кулында гына булды инде, ә каникуллар башлану белән мин аларны үземә алып китә торган идем.
Ә хәзер, балалары шәһәргә китеп урнашканнан соң, кызым да иренә кушылып эчә башлады. 2-3 ел элек ул әле бу кадәр күп эчми иде. Бергәләшеп өстәл артында утырганда берне, икене генә тотып куя иде. Аңа шул җитә иде. Ә хәзер алай гына түгел бит. Оныклар үскәндә аларны тәрбияләргә дип баргаласам, хәзер менә хатын булып җитлеккән кызыма күз-колак булырмын дип баргалаштырам. Минем килүгә каршы түгел ул үзе, безнең мөнәсәбәтләр җылы. Бергәләшеп җиләккә йөрдек менә, күп итеп гөмбәләр тозлап куйдык, мәтрүшкә киптердек. Кош-корт суеп өмә ясарга кирәк булганда да без гел бергә. Ләкин ире эштән кайтып өстәлгә шешә куйдымы - бетте инде, дөньясын оныта. Элекке кебек сүзгә дә килми, ник алып кайттың инде, дип тә сүзләми. Мин аны тегеләй дә, болай да юмалап карыйм инде. - Алып кайткан икән, эчсен. Сиңа ник кушылырга соң? - дим.
- Син берни дә аңламыйсың, әни, - ди ул. - Әллә эчәсе килеп эчә дип уйлыйсыңмы? Гомер буе эчеп чистый теңкәгә тиде бит инде. Шуңа да аның өлешен киметәм мин. Мин эчкәч, иремә әзрәк кала бит.
Чыннан да шундыйрак максатлар белән башлангандыр инде ул. Әмма хәзер ул сөйләгәнчә генә түгел шул. Кызым хәмер тәмен белеп алган, ул аны теләп эчә. Эчеп, тәртипсезләнеп ятканы юк үзенең. Дөньялары ялт иткән, һәрвакыт ашарга пешкән, терлекләре караулы. Әмма алга таба да болай барса, белмим, артка тәгәрәмәсләр дип кем әйтә ала. Ирле-хатынлы парлашып эчәләр бит. Кияү белән дә сөйләшеп карадым инде, ләкин аңа әйттең ни дә, әйтмәдең ни. "Син катырак тор. Хатын-кыз аның ишегә тиз бирешүчән була ул", - дим. "Авыз аныкы, бәйләп куя алмыйм бит инде, әби", - дип көлә генә. Бернинди дә проблема күрми инде, үзенчә шулай дип, мине юкка борчыла дип уйлый. И-и, Аллам сакласын инде, картаймыш көнәремдә тагын ниләр күрәсем бардыр, бик куркып торам. Ир-ат эчүе нәрсә ул, гаиләдә хатын кыз эчмәсен. Бүген аларга көлке дә, иртәгәсен уйламыйлар шул. "Үзең туктый алмасаң, әйдә, дәваланырга алып барыйк", - дип тә карадым. Ләкин ризалашмый шул кызым. "Мин бит күп түгел, әни. Егылганчы түгел бит", - ди. Белмим, егылгач соң буладыр инде ул.
https://vk.com/beznen_avil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев