Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Иркә "Вконтакте" челтәрендәге төркемен яптырган

    Эстраданың танылган җырчысы Иркәнең "Вконтакте" челтәрендә әллә ничә ялган бите һәм төркеме булса да, бары тик бер генә официаль төркеме бар иде. Анда җырчының иҗатындагы һәм шәхси тормышындагы иң кайнар яңалыклары белән танышып булды. Әмма Иркәнең теләге буенча ул төркемне япканнар. Җырчының иҗатына үлеп гашыйк булучылар тәмам борчылып, безгә мөрәҗәгать...

    Эстраданың танылган җырчысы Иркәнең "Вконтакте" челтәрендә әллә ничә ялган бите һәм төркеме булса да, бары тик бер генә официаль төркеме бар иде. Анда җырчының иҗатындагы һәм шәхси тормышындагы иң кайнар яңалыклары белән танышып булды. Әмма Иркәнең теләге буенча ул төркемне япканнар.

    Җырчының иҗатына үлеп гашыйк булучылар тәмам борчылып, безгә мөрәҗәгать итте. "Интернеттан Иркәнең видеоязмалары һәм җырлары алынды, инде хәзер төркемен яптылар. Бу төркем Иркә белән бердәнбер элемтә иде. Тамашачы аның иҗатын кайдан күзәтергә тиеш? Әллә Иркә бөтенләй сәхнәдән китәргә уйлыймы?" - дип язды безгә укучыларыбыз.

    Intertat.ru хәбәрчесе Иркә белән элемтәгә кергән, әмма җырчы әлегә бу хакта комментарий бирүдән баш тартты. Официаль төркемендә исә: "Кадерле дуслар! Төркем Иркәнең теләге белән ябыла. Төркемнең тормышында актив катнашуыгыз һәм озак еллар дәвамында безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт!" - диелгән иде.

    Туйлар.ру

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: