Саба таңнары

Җирләү буенча хезмәт күрсәтү бәяләре

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары 24.12.2014 ел №1170-п Саба муниципаль районында җирләү буенча гарантияле исемлек нигезендә хезмәт күрсәтү бәясен раслау турында "Җирләү һәм күмү эше турында"гы Федераль законның 9нчы маддәсе 3нче пункты, ТР Министрлар Кабинетының 196 санлы (18.05.2007) һәм 468 санлы (15.06.2010) Карарларын үтәү максатында карар бирәм: 1....

Саба муниципаль районы башкарма

комитеты җитәкчесе карары

24.12.2014 ел №1170-п

Саба муниципаль районында җирләү буенча гарантияле исемлек нигезендә хезмәт күрсәтү бәясен раслау турында

"Җирләү һәм күмү эше турында"гы Федераль законның 9нчы маддәсе 3нче пункты, ТР Министрлар Кабинетының 196 санлы (18.05.2007) һәм 468 санлы (15.06.2010) Карарларын үтәү максатында карар бирәм:

1. Саба муниципаль районында җирләү буенча гарантияле исемлек нигезендә хезмәт күрсәтү бәясен 1нче һәм 2нче кушымталар нигезендә 5277,28 сум күләмендә расларга һәм 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертергә.

2. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең "Җирләү буенча гарантияле хезмәт күрсәтүнең гарантияле исемлегенә тарифларны раслау турында"гы 1680-п санлы (25.12.2013) карарын көчен югалткан дип танырга.

3. Карарны "Саба таңнары" газетасында бастырырга һәм район сайтына урнаштырырга.

4. Карарның үтәлешенә контрольлек итүне башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый һәм территориаль үсеш буенча урынбасары И.И.Котдусовка йөкләргә.

Карарга кушымталарда күрсәтелгәнчә, 2015 елда җирләүгә тарифлар 5277,28 сум (җирләү өчен документлар әзерләүгә - 0,00 сум, гүргә иңдерүгә кабер такталары һәм башка предметлар бирүгә һәм китерүгә - 2798,92 сум (бәясе 210 сум итеп расланган кәфенләү булганда -2588,92 сум), мәетне алып килүгә -603,73 сум, кабер казуга һәм җирләүгә - 1877,28 сум) тәшкил итә.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: