Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек йөртүче аркасында кеше гомере өзелгән

Нурлат районында автомобиль юл читенә төшеп капланган.

Һәлакәт аркасында бер кешенең гомере өзелгән, тагын берсе җәрәхәт алган, диелә ЮХИДИ идарәсе мәгълүматында. Юл-транспорт һәлакәте көндезге сәгать 3тә килеп чыккан.

Беренчел фаразлар буенча, "ВАЗ-2106" машинасы белән идарә итүче 52 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлекне сакламый һәм шуның аркасында машина юл читенә каплана. Ир-ат машина белән исерек хәлдә идарә иткән.

Һәлакәт аркасында автомобильдәге 57 яшьлек пассажирның гомере өзелгән. Йөртүчене хастаханәгә озатканнар.


http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев