Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Искәндәр өчен тавыш бирегез

Бөтендөнья татар конгрессы икенче ел рәттән "Җәлил укулары" Халыкара әдәби бәйгесе уздыра. Аның беренче Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә булды. Саба мәдәният йортында үткән "Китап бәйрәме" чарасында бәйгедә катнашучыларга диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды. Районыбыздан 56 катнашучының 12се зона турына үтте.

Кукмара мәдәният йортында чыгыш ясап,  6 катнашучыбыз мәртәбәле жюри тарафыннан зур бәя алды. Миңгәр егете Искәндәр Заһидуллин Муса Җәлилнең “Томаулы гыйшык” шигырен зур осталык белән сөйләп, бәйгенең алдагы  турына узды. 2020 елның 15 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр җюри әгъзалары бәйге финалистларын билгели, шулай ук интернет тавыш бирү дә уза. Теләге булганнар үз тавышларын ошаган эшләр өчен бирә алачак. Хөрмәтле райондашларыбыз! Бөтендөнья татар конгрессы сайтының “Җәлил укулары” Халыкара әдәби бәйге -2020 ел”  бүлегендә Искәндәр өчен 2020 елның 5 февраленә кадәр тавыш бирергә чакырабыз. 

Тавыш бирергә: http://jalil2020.congress.tatar/zahidullin-iskender-tomauly/

Фото: скриншот сайт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев