Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исламия Мәхмүтова оныгын армиягә озатканда нигә еламаган?

Бүген Исламия Мәхмүтова үзенең иң олы оныгы Ришатны хәрби хезмәткә озатты. Дөрес, булачак солдат әле Казанда, ә 13 декабрь көнне аларны Ульян өлкәсенә алып китәчәкләр.

Ришат Кәрим Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары – Татарстан Республикасының атказанган артистлары Лилия Мәхмүтова һәм Ренат Шәмсетдиновның бердәнбер улы.

Үзе ике кыз бала үстергән Исламия ханым, балдан татлы оныгын хәрби хезмәткә горурланып озаткан:

- Онык киткәндә бер дә еламадым, киресенчә, күңелдән горурлык хисе. “Улым, матур иттереп кенә хәрби бурычыңны үтәп кайт, армияда хезмәт иткән егетләр кадерлерәк була. Үзеңә – эшең буенча да, тормышыңда да ярдәм итәчәк ул. Башкалар белән талашма, сугышма, тынычлык белән хезмәт ит, дусларың күп булсын”, - дип озаттым. Армияга барырга теләмәгән егетләрне бөтенләй аңламыйм мин. Безнең әтиләр сугышып та йөргән әле... Ходай Тәгалә тынычлык бирсен, дөньябыз тыныч булса, барысы да әйбәт булыр дип уйлыйм мин. Хәрби хезмәттә булучы солдатлар исән-сау йөрсеннәр иде! – дип уйлары белән уртаклашты Исламия ханым.

Ришат КНИТУ (КХТИ)ны бетергән, югары белемле программист. Армияга исә бик теләп киткән. Киләчәктә әле тагын югары белем алырга исәбе бар икән. Ришатны армияга озатучы дус кызлары күп булса да, әлегә сөйгән кызы юк икән.  

Җырчы Ләйсән Мәхмүтованың ике улы да – киләчәктә солдат буласы егетләр ике туган Ришат абыйларыннан үрнәк алып, чын батырлар булып үсерләр!

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X