Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәпсез йортта байлык тормас

Киләсе елның 1 июленнән 15 августына кадәр илебездә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үткәрелә. Шушы уңайдан без Федераль дәүләт статистика хезмәтенең республика территориаль органы Саба районы бүлеге баш белгече-эксперты Руслан Сафин белән әңгәмә кордык. - Руслан Илдарович, 2016 елгы сан алу кайсы яклары белән үзенчәлекле? - Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан...

Киләсе елның 1 июленнән 15 августына кадәр илебездә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үткәрелә. Шушы уңайдан без Федераль дәүләт статистика хезмәтенең республика территориаль органы Саба районы бүлеге баш белгече-эксперты Руслан Сафин белән әңгәмә кордык.

- Руслан Илдарович, 2016 елгы сан алу кайсы яклары белән үзенчәлекле?

- Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуының девизына игътибар итик. Ул "Авыл тәртиптә - илдә муллык!" дип атала. Хәзерге вакытта илдә моңарчы читтән кертелгән товарларны үзебезнеке белән алыштыруга курс алынганда сан алу аеруча мөһим чарага әйләнә. Шушы шартларда аграр тармакның потенциалын яхшы белергә, яшерен ресурсларны, файдаланылмаган мөмкинлекләрне тулырак ачыкларга кирәк. Россиядә авыл хуҗалыгына ярдәм итү һәм аны үстерү - дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре исәбендә. Әмма, төгәл һәм тулы мәгълүмат булмаган килеш, идарә итүдә нәтиҗәле карарлар кабул итү мөмкин түгел. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы сан алуын үткәрү бик мөһим, ул башка тикшеренүләрдән үзенең масштабы белән дә аерыла һәм тулы картинаны күзалларга мөмкинлек бирә. Әйтик, 2006 елны уздырылган сан алу Россия авыл хуҗалыгында җирләрнең күп өлешенең үз билгеләнеше буенча файдаланылмавын ачыклады. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итүче һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә юнәлдерелгән программалар да сан алу йомгакларына нигезләнеп эшли башлады.

- Безнең районда сан алуга нинди субъектлар кертелә?

- Район өч инструкторлык учас­тогына бүленә. Аларда 19 санаучы эшләячәк. Алар планшетлы компью­терлар белән 13 эре һәм вак оешмада, 5 микропредприятиедә, 1 яр­дәмче хуҗалыкта, 80 крестьян (фермер) ху­җалыгында һәм шәхси пред­приятиедә, җир кишәрлекләре 4 сутыйдан ким булмаган 8740 шәхси хуҗалыкта булачаклар. Күпфатирлы гомуми йортларда яшәүчеләр мал-туар тота икән, җир кишәрлеге мәйданы 4 сутыйга тулмаса да, санаучылар аларга да барачаклар. Объектларның исемлеген 31 декабрьгә кадәр төзеп бетерергә кирәк. Жир мәйданнары, мал-туар күрсәткечләрендә үзгәрешләр булган очракта җирле үзидарәләр, субъектлар җитәкчеләренең бу хакта статистика органына вакытында хәбәр итүләре шарт. Сан алу салымнар түләттерү өчен кирәк булачак дигән фаразлар урынсыз. Мәгълүматлар конфиденциаль. Бланкларга адреслар да, фамилияләр дә язылмый, бары тәртип номерлары гына була. Без үзебез дә мәгълүматларның тулысынча сакланышы турында кызыксынабыз һәм кайгыртачакбыз.

-Анкета 2006 елдагы кебекме, әллә өстәмә сораулар да бармы?

-Кайбер яңалыклар бар. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә алдынгы алым һәм технологияләрне куллану-кулланмаулары, кредит, субсидия һәм дотация һәм башка дәүләт ярдәмнәре алу-алмауларына кагылышлы сораулар да биреләчәк. Сабалылар бакчаларында нәрсә үстерә, техникасы бармы, нинди мал-туар тотуга өстенлек бирә - шулар да ачык­ланачак. Сан алуның беренчел йомгаклары 2016 елның ахырына билгеле була. Төп мәгълүмат 2017 елда игълан ителәчәк. Ә Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр буенча өстәмә мәгълүматлар белән 2018 елда танышырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев