Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген ачыклау максатында үткәрелгән сораштыруга йомгак ясалды

Шушы көннәрдә республикада халыкка хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген ачыклау максатында үткәрелгән сораштыруга йомгак ясалды. Сораштыру 2015 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр интернет челтәрендә он-лайн анкеталаштыру юлы белән, имзасыз алып барылды. Катнашучылар, сез муниципаль район башлыгыгызның, башкарма комитетының узган елдагы эшчәнлегеннән,...

Шушы көннәрдә республикада халыкка хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген ачыклау максатында үткәрелгән сораштыруга йомгак ясалды. Сораштыру 2015 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр интернет челтәрендә он-лайн анкеталаштыру юлы белән, имзасыз алып барылды. Катнашучылар, сез муниципаль район башлыгыгызның, башкарма комитетының узган елдагы эшчәнлегеннән, шулай ук халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештырудан, автомобиль юллары торышыннан, электр, газ белән тәэмин итүне оештыру дәрәҗәсеннән канәгатьме, дигән сорауларга җавап бирергә тиеш иде. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Саба район башлыгының, башкарма комитетның эшчәнлегеннән 100 процент канәгать булган районнар исемлегенә кергән. Шулай ук сабалылар җылылык хезмәте күрсәтелүдән дә тулысынча канәгать икәнлеген күрсәткән. Су белән тәэмин ителештән сораштыруда катнашкан 24 кешенең 95,5 проценты канәгатьлеген белдергән. Хезмәт күрсәтүнең башка төрләренә килгәндә, сабалылар "алтын урталыкта" булуын раслаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев