Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изоляция вакытында балалары урамда ялгыз йөргән өчен 172 кеше штрафка тартылган

«Патруль барышында балигъ булмаган балаларны урамда өлкәннәрдән башка үзләрен генә күрәбез икән, күпчелек очракта аңлату, кисәтү белән чикләнәбез», — диде Алексей Соколов.

Татарстанда коронавирус белән бәйле изоляция вакытында балалары урамда ялгыз йөргән өчен 172 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Алексей Соколов хәбәр итте.

«Патруль барышында балигъ булмаган балаларны урамда өлкәннәрдән башка үзләрен генә күрәбез икән, күпчелек очракта аңлату, кисәтү белән чикләнәбез. Профилактик әңгәмәләр үткәрәбез. Кайбер очракларда әти-әниләрнең берсенә карата Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча административ эш тә ачабыз», — диде.

Әти-әниләр штрафка «Ата-аналарның балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәве» маддәсе буенча тартыла. Штраф күләме 500 сумга кадәр.

«Балалары белән урамга чыккан әниләрне дә, изоляция вакытында чыгарга ярамый дип, инандырырга тырышабыз, — диде Алексей Соколов.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев