Камал театрында яңа режиссер эшли башлый
Ул - Фәрит Бикчәнтәев укучысы Айдар Җәббаров (Казан, 1 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа сезонында яңа режиссер - Айдар Җәббаров эшли башлый. Бу хакта актерларга яңа сезонның беренче эш көнендә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте. "Безнең коллективта режиссерларның берсе мин, берсе...
Ул - Фәрит Бикчәнтәев укучысы Айдар Җәббаров
(Казан, 1 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа сезонында яңа режиссер - Айдар Җәббаров эшли башлый. Бу хакта актерларга яңа сезонның беренче эш көнендә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.
"Безнең коллективта режиссерларның берсе мин, берсе - Илгиз Зәйниев. Быел Мәскәүдән Айдар Җәббаров кайтачак", - диде Фәрит Бикчәнтәев.
Исегезгә төшерәбез, Галиәсгар Камал театры 112 нче сезонын, 6 октябрьдә, "Зәңгәр шәл" спектакле белән ача.
Белешмә өчен: Айдар Җәббаров - Фәрит Бикчәнтәев шәкерте. 2012 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, укуын Мәскәүдә Россия Театр сәнгате иститутында дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев