Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“КАМАЗ” җәмгыятендә илдә тиңе булмаган заманча җиһаз җитештереләчәк

Гайканы электроника ярдәмендә бору зур файда китерәчәк "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә Россиядә тиңе булмаган яңа җиһазҗитештерергә җыеналар. Компьютер һәм гайка бору җайланмасын берләштереп ясалган әлеге җиһаз илнең эре предприятиеләрендә зур кызыксыну уяткан. Гайканы электроника ярдәмендә бору автомобиль заводына уртача 200 миллион сум акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк. Ремонт-инструмент заводында җыю системасын...

Гайканы электроника ярдәмендә бору зур файда китерәчәк

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә Россиядә тиңе булмаган яңа җиһазҗитештерергә җыеналар. Компьютер һәм гайка бору җайланмасын берләштереп ясалган әлеге җиһаз илнең эре предприятиеләрендә зур кызыксыну уяткан. Гайканы электроника ярдәмендә бору автомобиль заводына уртача 200 миллион сум акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк.

Ремонт-инструмент заводында җыю системасын 2013 елда ук эшли башлаганнар иде инде. Беренче аппарат - электрон идарәле күп функцияле гайка боргыч 2013 елда автомобиль заводында кулланылышка керде. Бүген шундый 5 агрегат бар, тагын 5есе эшләнеп бетү алдында.

Автогигант хезмәткәрләре эшләгән җыю системалары, чит илдә эшләнгәннәргә караганда, 2,5 мәртәбә арзан. "КАМАЗ"дагы яңа җиһазлар "ГАЗ", "SOLLERS", "НЕФАЗ" предприятиеләрендә дә кызыксыну уяткан, дип белдерә "Шәһри Чаллы" басмасы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев