Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Канада татарлары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган марафонга кушылды

Бөек Ватан сугышында элемтәче булып хезмәт иткән 93 яшьлек Шәйхетдин Фәйзуллин «Ак Барс» командасының иң актив җанатары икән.

Канадада яшәүче татарлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, сугышта катнашкан әби-бабаларын искә ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Канададагы «Мирас» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева хәбәр итте.

«Безнең бабай Шәйхетдин Фәйзуллин Оренбург өлкәсе Пономаревка районы Дүсмәт авылында 1927 елның 18 маенда туган. Бөек Ватан сугышы башлану белән аның әтисен — Шәмсетдин Фәйзуллинны 1941 елның 8 августында сугышка алганнар», — диде ул.

Зилә Миргалиева сүзләренчә, унсигез авылдашны атлар, арбалар белән Абдулино тимер юл станциясенә озата барганнар. «Дәһшәтле Смоленск җиреннән 1941 елның октябрь аенда: „Бик каты сугышлар бара монда“, — дип бер хат килә, ул хат соңгысы була. Сугышка киткәч, 15 сентябрьдә, колхоз кырында урак урган вакытта гаиләдә дүртенче малай туа. Бабай зур гаиләне, колхозда эшләп, ашатучы булып кала», — ди ул.

«Бабайны 1944 елның октябрь аенда соңгы мобилизациядә сугышка алалар. 17 яшьлек Шәйхетдин Кызыл Армия сафларына баса. Ростов Дон шәһәрендә 281 отдельный стрелковый оперативный полк Көнбатыш Украина җирендә бандеровчылар белән көрәш алып бара», — ди «Мирас» җитәкчесе.

Зилә Миргалиева бабасының башта пулеметчы, соңрак курсларны «бик яхшы» билгесенә тәмамлап, элемтәче булганын әйтте. «Хәрби хезмәте 1951 елга кадәр, жиде ел бара. Авылга медальләр һәм орденнар белән кайта. Иң кыйммәтлесе — Стаханов медале дип саный ул. Бабабыз институт тәмамлап, кырык ел колхозда баш зоотехник булып эшли. Гомуми эш стажы 57 ел. Әбиебез белән биш бала үстергәннәр», — ди ул.

Аның әйтүенчә, хәзер бабайга 93 яшь. «Авылда яши, сарыклар, тавыклар карый, „Ак Барс“ командасының иң актив җанатары. Биш баласы, унбер оныгы, унбиш оныкчыгы бар. Без картбабабыз белән бик горурланабыз, аннан үрнәк алып, дус булып, актив булып яшәргә тырышабыз», — дип сөйләде ул.

 

Фото: Зилә Миргалиеваның шәхси архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев