Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карбыз вареньесы рецепты

Варенье өчен карбызның кабык янындагы саргылт-ак өлешен файдаланалар.

Кирәк булачак: 1 кг карбыз кабыгына, 1,5 кг шикәр комы.

Карбызны телемнәргә бүлгәч, сулы кызыл эчен кисеп алып куялар. Кабыгын юка гына әрчеп, саргыл-ак өлешен урман чикләвеге кадәр шакмаклап турыйлар, 2-3 минут суда кайнаталар. Йомшара башлагач, иләк аша сөзәләр. Бу вакытта аның ачы тәме бетә, татлы сыекча да карбызга әйбәт сеңә.

Аннары аерым савытта шикәр комы кайнаталар,куереп җиткәч, аңа сөзелгән карбызны өстәп, тагын тиз генә кайнатып алалар.

Варенье кайнаганда лимон яки лимон кислотасы салсаң, тагын да әйбәтрәк була. Әзер вареньены кайнар килеш пыяла савытларга тутырып куялар.

Карбыз исе һәм тәме күбрәк килсен өчен, бераз гына карбызның төшсез кызыл эчен дә салырга мөмкин.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X