Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кариев театры Самарага барачак

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгышын дәвам итә. Бу ТР Президенты карары белән башкарыла. Әлеге чараның чираттагысы 15 -19 февральдә Самара өлкәсенең Рощинский, Кряж һәм аның янындагы хәрби частьләрдә була. Кариевлылар Т. Миңнуллинның "Нигез ташлары" спектаклен күрсәтә. Бер уңайдан...

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгышын дәвам итә. Бу ТР Президенты карары белән башкарыла. Әлеге чараның чираттагысы 15 -19 февральдә Самара өлкәсенең Рощинский, Кряж һәм аның янындагы хәрби частьләрдә була. Кариевлылар Т. Миңнуллинның "Нигез ташлары" спектаклен күрсәтә. Бер уңайдан Кариев театры артистлары Самара өлкәсе авылларында да тирән мәгънәгә ия әлеге спектакль белән чыгыш ясаячак. Кариевлылар балаларны да читтә калдырмый. Аларга Рафис Корбанның "Бүре һәм Кәҗә" әкият-тамашасын алып баралар.

15.02- хәрби частьләр.

16.02 -Ермак.

17.02- Яңа Усман.

18.02- Балыклы.

19.02- Назаровка.

Игътибар! 15 февральдә Самара өлкәсенең Рощинск һәм Кряж бистәсендә хезмәт итүче уллары белән очрашырга теләгән әти-әниләр Г.Кариев театры белән бергә бара ала. Мәгълүмат өчен телефон: 554-11-76. 554-11-56. 89173930376.

http://karievteatr.ru/karievlylar-soldatlarny-ozata-fotoreportazh/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X