Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайгы китергән яшенле давыл [+фото]

Әтнә районында 28 яшьлек ике бала атасын яшен сугып үтергән Сишәмбе көнне булып узган яшенле яңгыр һәм давылның нинди зыян китергәнен чамалау өчен интернетка күз салу да җитә. Социаль челтәрләр, «Халык контроле» порталы моң-зар белән мыжлап тора: кемнеңдер түбәсен очырган, кемнеңдер ишегалдында төшеп, юлны аркылы каплаган... Казан буенча давыл ике...

Әтнә районында 28 яшьлек ике бала атасын яшен сугып үтергән
Сишәмбе көнне булып узган яшенле яңгыр һәм давылның нинди зыян китергәнен чамалау өчен интернетка күз салу да җитә. Социаль челтәрләр, «Халык контроле» порталы моң-зар белән мыжлап тора: кемнеңдер түбәсен очырган, кемнеңдер ишегалдында төшеп, юлны аркылы каплаган... Казан буенча давыл ике йөзләп агачны харап иткән.
Казанда бик көчле котырган давылны кайбер районнар сизмәгән дә. Ә менә сишәмбе көнне Әтнә районы Ташчишмә авылына кайтып йөрүче «Барс-Медиа» оешмасының реклама агентлыгы директоры Фәнил Сафиуллинны яшен сугып үтергән. Ул туганнары белән Арча районына керә торган Кошкар басуына печәнгә барган булган. Арбадагы эскерт өстендә басып торганда, аны яшен суккан да инде. Ташчишмә кергән Өҗем авыл җирлеге секретаре Фәридә Сәгъдиева сүзләренчә, Фәнил бик акыллы, тәртипле булган, биш вакыт намаз укыган. 28 яшьлек егетнең хатыны - тол, ә ике баласы әтисез калган. Секретарь сүзләренчә, Әтнә якларында, күк күкрәп, яшен яшьнәп, яңгыр сибәләп кенә алган. Фәнил Әтнә районы үзәк хастаханәсенә барышлый юлда вафат булган.
Фәнилне безнең хезмәттәшләребез арасында да белүчеләр шактый. Бер тармак - массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә кайнаганлыктан, аны коллегабыз дип саныйбыз. Ул, чыннан да, бик ярдәмчел, ачык күңелле, гел елмаеп кына торган игелекле егет иде. Әле узган атна шимбәсендә генә мәш килеп Чаллы Сабан туенда эшләп йөрде. Фәнилнең гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!
Давыл Зәй якларына да кереп чыгып, VIII төрдәге махсус коррекцион мәктәпнең түбәсеннән дүрт метр озынлыктагы һәм бер метр киңлектәге биш тимер битне очырган. Уку йорты директоры Ирина Боровинских «ШК»га сөйләгәнчә, давыл кинәт кенә килеп чыккан.
- Мәктәптә балалар юк иде, биш хезмәткәр генә тыныч кына үз эшен эшләп утырганда, берзаман гөрелдәгән тавыш ишеттек. Давыл чыгып, түбәдәге тимерләр мәктәптән ун метр читкә очып төште. Әле ярый ул вакытта мәктәп тирәсендә дә кеше йөрмәде. Ун минуттан соң давыл юкка чыкты. Шунысы гаҗәп: җил безнең мәктәп урнашкан Төзүчеләр урамыннан гына үткән. Районның башкарма комитеты белән мәгариф идарәсе бик оператив рәвештә чаралар күреп, түбәне инде төзекләндерә дә башладылар, - диде мәктәп директоры.
«Халык порталы»на күз салсак, Искра урамындагы 11 нче йорт ишегалдында давыл карт агачларны юл өстенә аударып, машиналарга юл ябылган. Яңа Азино урамындагы 10 нчы йортта да шул ук хәл. Кырыс холыклы табигать Милли музей, Опера һәм балет театры, Казанның юнкерлар училищесы биналарын да аямыйча, түбәләрен очырган.
Актаныш якларында исә халык тыныч йоклаган. Такталачык авыл җирлеге секретаре Гөлҗидә Нәбиева әйтүенчә, сишәмбе көнне яшен яшьнәп алса да, бер тамчы да яңгыр яумаган, давыл да бернәрсәне биетмәгән. Гомумән, Актанышта яңгыр соңгы тапкыр бер атна элек явып киткән.
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда Бөгелмә, Кама Тамагы, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама һәм Чистай районнарында җиде меңнән күбрәк кеше утсыз калган. Гадәттән тыш хәлдән соң тирә-якны, корылмаларны тәртипкә китерү эшендә 48 кеше һәм 18 берәмлек техника катнаша.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова сүзләренә караганда, Казанның Таҗи Гыйззәт урамында 76 яшьлек хатын өстенә агач төшеп, боты сынган. Пенсионерны җиденче хастаханәгә алып киткәннәр. Кызыл Позиция урамындагы торак йортта көчле җил балкондагы тәрәзәне ватып, 16 яшьлек үсмер киселгән. Аны да шул ук хастаханәгә озатканнар.
Яшенле яңгыр булганда нишләргә
Һава торышы начарлангач, урамда булсагыз, электр чыбыклары, агачлар, реклама щитлары һәм витриналарыннан читкәрәк китегез. Давылда җәрәхәтләнмәс өчен, подъездга яки бинаның подвалына кереп торыгыз.
Әгәр яшен сез велосипед яки матайда барганда яшьнәсә, туктап, транспорт чарасыннан 30 метр читкә китегез дә яшен беткәнен көтегез. Машина белән барганда да тукталып тору бер дә артык булмас. Машина тәрәзәләрен ябып, явым-төшемнең холыксызланып беткәнен көтегез. Яшен яшьнәгәндә ачык урында булсагыз, комлы яки ташлы җиргә, аеруча уйсулыкка ятарга киңәш ителә. Тик елга, күл яки буадан ерак торыгыз, чөнки су - яшен өчен бик үткәргеч. Яшен сулыкка сугып, һөҗүме 100 метр тирәлеккә тарала.
Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев