Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайсыгыз бәхетлерәк? (ТЕСТ)

Мөнәсәбәтләрне ачыкларга ярдәм итә торган тест тәкъдим итәбез. Моның өчен сезгә бирелгән рәсемнәрдән иң бәхетле парны сайлап алырга кирәк. Сезнең уегызча, ул кайсы? Мөнәсәбәтләрне ачыкларга ярдәм итә торган тест тәкъдим итәбез. Моның өчен сезгә бирелгән рәсемнәрдән иң бәхетле парны сайлап алырга кирәк. Сезнең уегызча, ул кайсы? Беренче пар: Кыз кеше...

Мөнәсәбәтләрне ачыкларга ярдәм итә торган тест тәкъдим итәбез. Моның өчен сезгә бирелгән рәсемнәрдән иң бәхетле парны сайлап алырга кирәк. Сезнең уегызча, ул кайсы?

Мөнәсәбәтләрне ачыкларга ярдәм итә торган тест тәкъдим итәбез. Моның өчен сезгә бирелгән рәсемнәрдән иң бәхетле парны сайлап алырга кирәк. Сезнең уегызча, ул кайсы?

Беренче пар:
Кыз кеше үзенең сөйгәненнән канәгать. Кеше фикерләренә колак салмый, үз йөрәген генә тыңлый. Егет кеше исә, мөнәсәбәтләр өстендә эшләргә кирәк дигән фикерне алга сөрүчеләр рәтендә. Сезнең мөнәсәбәтләрнең девизы: "Бер-береңә карата ачык булу".

1.jpg


Икенче пар:
Һәр уңышлы ир-ат артында бөек хатын-кыз тора. Бу әйтем -сезнең турында. Гүзәл зат һәрвакыт сөйгәнен канатландыра, ул игътибар итәргә тиешле мөһим әйберләргә басым ясап, алга барырга юл күрсәтеп тора.

2.jpg


Өченче пар:
Сезнең мөнәсәбәтләрдә ир-егет - лидер, күп вакыт җаваплылыкны үз өстенә ала. Шулай ук тиз кызучан, ләкин кызның тыныч холкы, барысын да җайга салып, ике арада тынычлык урнаштырып тора.

3.jpg


Дүртенче пар:
Ир-егетнең ышанычлы итеп кочаклавы сезне күп күңелсезлекләрдән сакларга әзер торуы турында сөйли. Хөрмәт һәм ышанычка корылган мөнәсәбәтегезгә карап көнләшергә була хәтта.

4.jpg


Бишенче пар:
Сез бик матур пар. Бер-берегез белән булганда чын ләззәт кичерәсез.

5.jpg


Алтынчы пар:
Сез хисләрегез белән бер-берегезгә бәйләнмисез, кеше алдында да артык күрсәтергә яратмыйсыз. Шәхси чикне узмыйча, кызыксынуларыгызны хөрмәт итә беләсез. Күңелдә икегез дә романтик.

6.jpg


Җиденче пар:
Сезнең бергә төшкән фотоларыгыз күп. Хисләрегезне кеше алдына чыгарудан курыкмыйсыз. Дусларыгыз сезне бик матур пар дип саный. Кызыксынуларыгыз күп булганга, икегез генә калганда да күңелсез түгел.

7.jpg

http://akcharlak.com

Автор: Нәзилә Хуҗина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев