Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Бөтендөнья автомобильсез көнгә кушылачак

Шәһәрлеләрне бу көнне, җәмәгать транспорты яисә велосипедка күчеп, автомобильләрдән баш тартырга чакыралар. (Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). 22 сентябрьдә Казан янәдән Бөтендөнья автомобильсез көнгә кушыла. Бу көн 16 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр үткәрелгән Европа мобильлек атнасы уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Һәр елны әлеге кампания, җәмәгатьчелекнең игътибарын...

Шәһәрлеләрне бу көнне, җәмәгать транспорты яисә велосипедка күчеп, автомобильләрдән баш тартырга чакыралар.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). 22 сентябрьдә Казан янәдән Бөтендөнья автомобильсез көнгә кушыла. Бу көн 16 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр үткәрелгән Европа мобильлек атнасы уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Һәр елны әлеге кампания, җәмәгатьчелекнең игътибарын шәһәрләрдә автомобильләр саны арту һәм һава пычрануга җәлеп итәр өчен уздырыла, төрле темаларга багышлана.

2017 ел темасы "Clean, shared and intelligent mobility! Sharing gets you further" ("Экологик һәм интеллектуаль мобильлек! Уртак куллану киләчәккә илтә") буларак яңгырый. Халыкара акция автомобильләрнең һава өчен тикәре йогынтысы турында искәртү һәм кешеләрне җәмәгать транспорты һәм велосипедлар белән кулланырга этәрү өчен оештырыла.

Казанның Транспорт буенча комитеты шәһәрлеләрне 22 сентябрьдә әлеге акциягә кушылырга һәм, бер генә көнгә булса да, шәхси автомобильләрдән баш тартырга һәм җәмәгать транспорты яисә велосипедлар белән кулланырга өнди.

Белешмә

22 сентябрь - Бөтендөнья автомобильсез көн. Бу көнне автомобильчыларга бер көнгә шәхси автомобильләрдән баш тартырга тәкъдим ителә. Моның урынына җәяү, велосипедларда яисә җәмәгать транспортында йөрергә мөмкин. Акция Европада 1994 елдан үткәрелә. 2000 елдан Еврокомиссия карары белән акция бер атна дәвам итә, шул ук көннән шундый акцияләр бөтен дөньяда үткәрелә башлый. Европа мобильлек атнасы акциясе оештыручылары булып "The European Mobility Week Campaign" ассоциациясе тора. Аның составына 42 илнең 2427 шәһәреннән бизнес һәм хакимият вәкилләре керә.

Казан Мәскәү белән бергә беренче тапкыр бу акциядә 2013 елда катнаша. 2016 елдан Россиянең 52 шәһәре Европа мобильлек атнасының официаль катнашучылары булып тора, Казан - шулар арасында.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев