Казан кешесе "Миллениум" күперенең иң өстенә менгән һәм видео белән фотоларны социаль челтәрләрдә урнаштырган. Әлеге видеога карасаң, йөрәк табанга тәгәри.
Инстаграмга куелган видеодан күренүенчә, егет башта "Миллениум" күпере буйлап йөри, аннары өскә менә һәм куллары белән асылынып кала. Аста машиналар җилдерә.
Аның күпергә беренче тапкыр гына менүе түгел. Өч ел элек тә менеп төшкән булган, әмма видеосы югалган.
Фото: скриншот инстаграм


Нет комментариев