Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Казан» гаилә үзәге янында боз авылы якшәмбе көнне ачылачак

Арт-инсталляция Үзәк Россиядә беренче шундый объект булачак.

Якшәмбе, 22 декабрьдә Үзәк Россиядә беренче боз авылы «Казан» гаилә үзәге янында ачылачак. Рәсми ачылышы 26 декабрьгә билгеләнгән. Бу хакта Татарстанда сноуборд федерациясе президенты Денис Белов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мондый арт-объектлар Финляндиядә һәм башка Скандинавия илләрендә популярлык казанган, шулай ук Мурманск өлкәсендә төзелә.

«Без һәм спортчыларыбыз да Европага еш чыгабыз, биредә Европа тарихын күрсәтергә теләдек», — дип уртаклашты спикер.

Катлаулы климат шартлары һәм даими температура үзгәреше аркасында Россиянең Үзәк өлешендә мондый объектлар төзү куркыныч, диде ул.

Авылны Россиядән һәм Европадан 25 оста төзегән. Арт-объект эчендә кар сыннары, ice-бар урнашкан, анда алкогольсез кайнар эчемлекләр, камыр ризыклары, туй һәм профессиональ фотосессияләр өчен зоналар сатып алырга мөмкин. Денис Белов сүзләренчә, бер үк вакытта авыл 800 кешене сыйдыра ала.

«Гомуми концепция һәм тематика — ул аҗдаһалар. Бу шәһәр гомуми тематикасында. Һәр галерея да аждаһалар темасына багышланган», — диде Денис Белов.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X