Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Казан” халыкара аэропортына чәчәкләр һәм уенчыклар алып киләләр

"Казан" халыкара аэропортына чәчәкләр һәм уенчыклар алып киләләр. Икенче терминал янында истәлек мемориалы урнашкан, анда кичә үк һәлак булучыларның туганнары һәм танышлары килде: кайберләре фаҗига турында белә иде, ә кайберләре һәлак булучылар исемлегендә якыннары юктыр дип өметләнеп килде. Төрле чыганакларда кайбер пассажирларның исемнәре аерыла иде, әмма фамилиядәшләр дә бар иде....

"Казан" халыкара аэропортына чәчәкләр һәм уенчыклар алып киләләр. Икенче терминал янында истәлек мемориалы урнашкан, анда кичә үк һәлак булучыларның туганнары һәм танышлары килде: кайберләре фаҗига турында белә иде, ә кайберләре һәлак булучылар исемлегендә якыннары юктыр дип өметләнеп килде. Төрле чыганакларда кайбер пассажирларның исемнәре аерыла иде, әмма фамилиядәшләр дә бар иде.
Бирегә кичә үк чәчәкләр алып килә башладылар. Һәлак булучылар арасында тынышлары булмаучылар да бирегә килде. "Һәлак булучылар арасында туганнарыбыз яки танышларыбыз юк. Фаҗигале төстә һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашабыз, -дип белдерделәр аэрпортка килүчеләр.
Бүген бирегә чәчәкләр белән уенчыклар да алып килә башладылар. Искәртеп узабыз, һәлак булучылар арасында 11 һәм 15 яшьлек кызлар да бар.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев