Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан колониясендә 800 түбәтәй теккәннәр

Колониянең тегү цехында милли баш киемнәре тегү җайга салынган.

Казанда 18 нче колониядә хөкем ителүчеләр 800 түбәтәй теккән. Бу хакта Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Колониянең тегү цехында милли баш киемнәре тегү җайга салынган. Түбәтәйләр тегәргә заказ бирүче учреждениегә өч тегү һәм бер чигү машинасы китергән. Җиһазлар вакытлыча куллану вакытында түләүсез файдаланыла.

Хәзерге вакытта хөкем ителүчеләр 500 данәдән торган түбәтәйләрнең икенче партиясен эшләүгә керешкән.

Фото: пресс-служба УФСИН России по РТ

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев